Крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Александр Планин “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек – 2017” конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Ул “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә билгеләп үтелде.
Ун номинация буенча үткән конкурста дәүләт теркәве үткән һәм Татарстан Республикасы территориясендә ким дигәндә ике елдан артык хуҗалык эшчәнлеге алып барган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Беренче этапта сайтта ачык тавыш бирү үткәрелде, икенче этапта призерларны дәрәҗәле жюри әгъзалары сайлап алды.
Александр Викторовичның “Алтын йөзлек”кә керүе бер дә гаҗәп түгел. Ул озак еллар дәвамында игенчелек продукциясен җитештерү белән шөгыльләнә, намуслы хезмәте белән хөрмәт казанды.
Традиция буенча җиңүчеләрне Татарстан Республикасы вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнагать палатасы рәисе Шамил Агеев котладылар.