Игътибар үзәгендә – инвалидлар

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә старт бирелгән инвалидлар ункөнлеге дәвам итә.
Декада дәвамында инвалидлар өчен төрле чаралар, шул исәптән кызыклы очрашулар, кинофильм караулар оештырылачак. Аеруча ел саен уздырылып килә торган бәйрәм концерты турында әйтергә кирәк. Быел ул 8 декабрьдә   сәгать 10да «Регина»да булачак. Шунысын әйтергә кирәк, концерт балалар күңелендә җылы хисләр калдыра. Бу көнне инвалидлар өчен 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр шәһәр мунчасы (инвалидлык турында справка булган очракта)түләүсез эшләячәк.
Янәшәгездә инвалид яшәсә, ничек тә булса аны шатландыру, күңелен күтәрү җаен табыгыз. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр игътибарга, җылы сүзгә һәрвакыт мохтаж.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International