Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Даими комиссияләр
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Муниципал програмылары
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
САЙТКА ТЕХНИК ЯРДӘМ
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Җир кадерен белгән – икмәкле булган...
2017 елның 2 октябре, дүшәмбе
Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары бу елга планлаштырылган эшләрне тәмамлау алдында торалар. Бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алынган, басулар кышка сөрелгән килеш керә, чәчелгән көзге культуралар хәйран гына үсеп килә. Инде көнбагышны гына җыеп аласы калган. Аннары, техниканы киләсе елга әзерләргә керешер алдыннан, бераз ял итеп алырга да җай чыгачак...
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Дамир Минтаһир улы коллективның быелгы эшеннән бик канәгать. Сүз дә юк, егетләр сынатмадылар, моны ирешелгән нәтиҗәләр дә раслый. Дөрес, уңышның бер өлешенә давыл зыян китергән. Шуңа да карамастан, һәр гектар уңышы 28 центнер тәшкил иткән. Элиталы солының гектарыннан 30 центнердан артык чыккан. Ашлыкның тулаем җыемы 4000 тоннага якын.
– Күбрәккә өмет иткән идек, шөкер, җыеп алынган кадәресенең дә рәхәтен күрергә насыйп булсын, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Ашлык язмышын хәл итүдә катнашкан һәр кешенең хезмәте мактауга лаек...
Хуҗалык коллективы ышанычлы, өметне акларлык егетләрдән генә тора. Әйтик, Ринат Шәйдуллинның игенчелек стажы утыз елдан артып китә. Намуслы хезмәте, ирешкән югары нәтиҗәләре өчен кичә ул Татарстан Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул моңа бик лаек. Ринат Якуп улы кебек, эшкә чын күңелдән бирелгән уңганнар коллективта аз түгел. Шамил Гатин, Хәниф Хәйретдинов, Рамил Шәяхмәтов, Илнур Хөснетдинов һәм Ранил Гатин да ашлык суктыруда өлгерлек күрсәттеләр. Гомәр Мортазин, Әсхәт Әһлиуллин, Рәүф Нәбиуллин, Илгиз Сафиуллин, Зөфәр Хафизов кебек берничә йөз тонна ашлык ташыган уңган шоферлар, оста токарь Илгиз Вәлиәхмәтов, агрегатларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итеп торган Рәис Сафиуллин да бары тик мактауга гына лаек.
Урып-җыю конвейерының әһәмиятле өлешен тәшкил иткән ындыр табагында эш ике сменада кайнап торган, дияргә була. Ашлыкны кабул итү, эшкәртү һәм аны урнаштыру буенча җаваплы кешеләргә шактый күләмдә хезмәт куярга туры килгән. Ындыр табагы мөдире Илһам Вилданов, урак вакытында бухгалтер мәшәкатьләрен читкә куеп, ашлык үлчәп торучы Мәүлия Габделбәрова, эшчеләр Әнисә Гыйльметдинова, Гөлгенә Гатауллина, Гөлнәфис Сәлимова, Иллария Моратова, ЗАВ-20 машинистлары Наил Рәшитов белән 82 яшен тутырган Нурһада ага Ибраһимов тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, уңышны тиз арада келәтләргә салганнар. Ашлыкны машиналарга КУН-10 агрегаты белән Рәүф Каюмов төяп торган. Кирәк кадәр күләмдә чәчүлек орлыкны туплап куюда да ындыр табагы хезмәтчәннәренең өлгерлеген билгеләп үтәргә кирәк.
Хуҗалыкта санаулы көннәр эчендә көзге культуралар чәчүне тәмамлаганнар. 500 гектарга чәчелгән арыш һәм бодай басуларында тигез һәм куе булып күтәрелеп килүче уҗымнар ерактан ук яшел келәм кебек күренеп тора. Басуга комбайннар артыннан ук диярлек җир сөрү агрегатлары чыккан. Механизаторлар Вазыйх Рәшитов, Мансур Каюмов, Хәниф Хәйретдинов, Наил Габделбәров, Рифкат Мөхәммәтҗанов, Илгиз Габдрахманов һәм Камил Нурмөхәммәтов К-700 һәм МТЗ-1221 тракторлары белән көненә 10-18 гектарда эш башкарган. Шунысын әйтергә кирәк, биредә җирне элекке ысул белән, ягъни тирән итеп сөрүгә, өстенлек бирәләр. Чөнки мондый технология еллар дәвамында сыналган һәм ул үзен һәрвакыт аклый. Егетләр башкарган эшнең сыйфатыннан агроном Фоат Закиров һәм техниканың төзеклеге өчен җаваплы булган Малик Галиев елдагыча бик канәгать. Механизаторларны тәмле ашлар белән сыйлап торучы Флера Гәрәевага коллективта һәркем рәхмәтле.
Хуҗалык хезмәтчәннәре алдында әле тагын бер мөһим бурыч тора – 400 гектарда үстерелгән көнбагышны җыеп аласы бар. Хәлдән килмәслек эш түгел. Моңарчы әле бер генә культураның да җыелмыйча кар астында калганы юк. Һәрхәлдә, гомеренең 50дән артык елын авыл хуҗалыгына багышлаган Дамир Минтаһир улы моңа юл куймаячак. Чөнки ул теләсә кайсы катлаулы хәлдән чыгу юлын таба ала торган кеше, аңа туган төбәгенең һәр почмагы якын һәм кадерле. Әнә, куен дәфтәренә тигез хәрефләр белән язган шигырьләрендә дә җәйрәп яткан иген кырларының кабатланмас матурлыгын бөтен нечкәлеге белән чагылдыра алган ул. Мондый кешеләрнең сүзе эштән аерылмый...
Оценить материал и/или оставить мнение
http://www.spas-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2024 ел
Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар йөк ташыйлар
Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар йөкләр алып килделәр, аны формалаштыручы һәм оештыручыларга зур рәхмәт.
3
май, 2024 ел
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты «Татарстан ритмы» социаль үзгәрешләр лидерларының региональ инклюзив форумын үткәрү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты «Татарстан ритмы» социаль үзгәрешләр лидерларының региональ инклюзив форумын үткәрү турында хәбәр итә.
Консультация-2024 елның 3 маенда 18 сәгатьтән 4 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация-2024 елның 3 маенда 18 сәгатьтән 4 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Спас районы Лисичанск һәм Рубежное шәhәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде.
Спас районы Лисичанск һәм Рубежное шәhәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз