Мәшгульлек үзәге белгечләре Казан шәһәренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча “БИНК” социаль-эшлекле клуб ассоциациясе вәкилләре белән берлектә сентябрьдә 8–11 класс укучылары арасында чираттагы тест уздырды.
Уку елы башланганнан бирле һөнәри юнәлеш бирү хезмәте шәһәрдәге, Никольск урта мәктәпләре һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына күрсәтелде. Аерым алганда, 284 укучы тест сорауларына җавап бирде. Чара барышында укучыларны хезмәт базарында яихтыяҗ зур булган белгечләр исемлеге белән таныштырдылар, соңыннан “Һөнәрләр калейдоскопы” видеоролигын карадылар.