Болгарда ишек аллары танымаслык булып үзгәрә

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Болгарда күп фатирлы йортларның ишегалларын тиешле тәртипкә китерүгә керештеләр. Бу эшләр яңа республика программасы кысалары нигезендә, Татарстан Президенты ярдәме белән алып барыла.

“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте коллективы Хирург Шеронов, Гордеев, Дзержинский, Пушкин урамнарындагы йортларның 15 ишегалдын ремонтлаячак. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге программа буенча шәһәрдә “муравейник” дип йөртелүче дүрт катлы йорт ишегалды да тәртипкә китереләчәк. Бүгенге көндә биш ишегалды мәйданы асфальтлы бетон катнашмасы түшәү өчен әзерләп куелган. Вадим Рубцов бригадасы бордюр ташлары түшәү белән мәшгуль, озакламый газон һәм балалар мәйданчыклары өчен яшел зоналар да булдырылачак. Яңгыр һәм кар суларын агызу өчен тимер улаклар урнаштыру күздә тотыла. Йорт яннарында чүп-чар түгү өчен куелган контейнерлар янәшәсендә тимер мәйданчыклар ясап куелачак.

 

Билгеләнгәннәрне тормышка ашыру өчен Максим Охота җитәкчелек иткән бригадага байтак эшләр башкарырга кирәк булачак. Моның өчен тиешле техника – экскаватор, автогрейдер, төзелеш материалларын ташу өчен трактор, казылган туфракны чыгару, ком, вак ташу өчен КамАЗ машиналары җитәрлек. Тәҗрибәле юл төзүчеләрнең тырышлыгы белән озакламый ишегаллары танымаслык булып үзгәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International