Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Спас картлар һәм инвалидлар интернат йортының медицина хезмәткәрләре тарафыннан “Яшел үләндә күнегүләр” акциясе үткәрелде.
Хроник авыруы булганнар өчен күнегүләр системасы терәк-хәрәкәт аппаратын сәламәтләндерү, салкын тиюне профилактикалау, организмны тулаем ныгыту өчен сайланган иде. Йөрү һәм җиңел күнегүләр көчле арыганлык тудырмадылар.
Күнегүләр шундый шартларда узды ки, социаль хезмәт алучыларга кайбер хезмәткәрләр дә бик теләп кушылды.
Акция азагында социаль хезмәтләр алучыларга күбрәк хәрәкәт итәргә, саф һавада ешрак булырга кирәклеге турында берничә гади киңәш бирелде.
Соңгы яңарту: 2020 елның 4 сентябре, 13:57