Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы турында әңгәмә уздырылды

      Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучылар тәрбияче Ирина Телицына белән берлектә Бөтендөнья азык-төлек куркынычсызлыгы көненең барлыкка килү  тарихын белделәр, аны БМО Генераль ассамблеясы 2018 елның 7 нче июнендә игълан иткән иде. Катнашучыларга азык-төлек куркынычы төрләре, азык әзерләү культурасы, аны куллану процессы турында сөйләделәр.
     - Гөмбәләр белән дә агуланырга була. Шуңа күрә аның белән сак булырга кирәк, - диде Ирина Меховникова.
    - Күбрәк суган, сарымсак, лимон ашарга кирәк, - диде Виктор Морозов.
      Әңгәмә ахырында туклануга житди карарга кирәк дигән нәтижәгә килделәр: азык-төлек сатып алганда яраклылык вакытына карарга, ачык консервларны озак сакламаска, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит ризыкларын ешрак кулланырга һ.б.

Соңгы яңарту: 2021 елның 8 июне, 09:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International