Карар №43-8 11.11.2019 «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының 2016 елның 10 октябрендә кабул ителгән «Спас муниципаль районы муниципаль милкендә булган, өченче затларның хокукларыннан һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биләмәдә һәм (яисә) кулланышта бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында» гы 11-5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

                        Р Е Ш Е Н И Е                                                                                                  К А Р А Р       

                   

                 11 ноябрь 2019 ел                        Болгар ш.                                            № 43-8

                                                                                                                                                                                  

Татарстан Республикасы Спас

муниципаль районы Советының

2016 елның 10 октябрендә кабул

ителгән «Спас муниципаль районы

муниципаль милкендә булган, өченче

затларның хокукларыннан һәм кече

һәм урта эшкуарлык субъектларына

биләмәдә һәм (яисә) кулланышта бирү

өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген

раслау турында» гы 11-5 номерлы карарына

үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясы, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Уставы нигезендә, ТР Спас муниципаль районы Советы

КАРАР ИТТЕ:

1. Спас муниципаль район Советының 2016 елның 10 октябрендә кабул ителгән 11-5 номерлы «Спас муниципаль районы муниципаль милкендә булган, өченче затларның хокукларыннан һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына биләмәдә һәм (яки) кулланышта бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында» гы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль милкендә булган, өченче затларның хокукларыннан һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлегенә кертү турында:

- 161 квадрат метр мәйданлы интернат бинасы, 1987 елда төзелгән йорт, Татарстан Республикасы Спас районы Никольский авылы, Мәктәп урамы 30 адресы буенча.

2. Милек исемлеген массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

 

Спас муниципаль районы Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                         Ф.В. Мөххәмәтов

pdf
Скачать текст
PDF, 305.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International