Карар №704 9.10.2019 «Үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең, җирле үзидарә органының (бүлегенең) структур бүлекчәсе булган үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге җитәкчесе һәм белгечләре, «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетларының баш бухгалтерлары һәм бухгалтерларының хезмәт хакы турында (муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш)»

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                 09.10.2019  ел                                                                                                  № 704

 

Үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм

белгечләренең, җирле үзидарә органының (бүлегенең) структур

бүлекчәсе булган үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге җитәкчесе

һәм белгечләре, «Спас муниципаль районы» муниципаль

берәмлеге башкарма комитетларының баш бухгалтерлары һәм

бухгалтерларының хезмәт хакы турында (муниципаль хезмәт

вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш)

 

Социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең, җирле үзидарә органының (бүлегенең) структур бүлекчәсе булган үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге җитәкчесенең һәм белгечләренең, «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетларының баш бухгалтерларының һәм бухгалтерларының хезмәт хакын тәртипкә салу максатларында (муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш), Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

  1. Кушымта итеп бирелә торган түбәндәгеләрне расларга:

Спас муниципаль районы җирле үзидарә органының (бүлегенең) структур бүлекчәсе булган үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге җитәкчесе һәм белгечләре өчен җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең хезмәте өчен түләүне оештыру һәм шартлары турында нигезләмә; «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге җирлекләре башкарма комитетларының баш бухгалтерлары һәм бухгалтерлары (муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш) хезмәт өчен түләү оештыру һәм шартлары турында нигезләмә.

2. Хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычлары күләме һәм шул ук квалификация эшләрен башкарганда әлеге карар нигезендә билгеләнә торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләме сакланган очракта, ул 2019 елның 31 мартына хезмәт хакы күләменнән кимрәк була алмый.

3. Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм оешмалары җитәкчеләренә әлеге карарга локаль актларны, шул исәптән вазыйфалар исемнәренә һәм штат расписаниеләренә туры китерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Финанс - бюджет палатасына йөкләргә.

5. Әлеге карарны закон белән билгеләнгән вакытта Спас муниципаль районының рәсми сайтында (http://spasskiy.tatarstan.ru/) һәм хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма

комитеты җитәкчесе                                                                          В. А. Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 6.20 Мб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International