________________________________________________________________________________________________________________ ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР № 717 от 14.10.2019г.
|
Татарстан Республикасы Спас муниципаль
районы башкарма комитетының 2018 елның
09 октябрендәге 570 номерлы карары белән
расланган Татарстан Республикасы Спас
муниципаль районы территориясендә шәһәр
яны юлларының муниципаль маршрутлары
буенча автомобиль транспортында даими
рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж
ташуны гамәлгә ашыруга бәйле эшләрне
башкаруга чыгымнар өлешен каплау
максатларында транспортка субсидияләр
бирү тәртибенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр
кертү турында (үзгәрешләр белән № 336,
16.05.2019, № 384, 11.06.2019)
«Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләр бирүдән тыш), индивидуаль эшкуарларга, шулай ук физик затларга - товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләргә гомуми таләпләргә үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 12 сентябрендәге 1187 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1.Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 9 октябрендәге 570 номерлы карары (үзгәрешләр белән № 336, 16.05.2019, № 384, 11.06.2019) белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы территориясендә шәһәр яны маршрутлары буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүне гамәлгә ашыруга бәйле эшләр башкаруга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау максатларында транспорт йөртүчеләргә субсидияләр бирү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:
1.1. 3.1 пунктының 8 абзацында «банкротлык,» сүзен «аларга карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, субсидия алучының эшчәнлеге Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә туктатылмаган» сүзләренә алмаштырырга.
2. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында бастырырга http://www.spassriy.tatarstan.ru, хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) законда билгеләнгән вакытта.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Н. А. Казаковага йөкләргә.
ТР Спас муниципаль районы башкарма
комитеты җитәкчесе В. А. Осокин