Карар №640 18.09.2019 “Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында”

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                18.09.2019                                                                                  № 640

 

Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең

административ регламентларын раслау турында

 

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль закон, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын яңа редакциядә расларга:

  1. Җир кишәрлегеннән файдалануның шартлы рәвештә рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү турында Карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  2. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген түләүсез файдалануга бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  3. Территорияләрнең кадастр планында җир кишәрлеген яки җир кишәрлекләрен урнаштыру схемасын раслау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  4. Җир кишәрлеген сатып алу турында Карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  5. Җир кишәрлегеннән даими (сроксыз) файдалану яки гомерлек мирас итеп алынган җир кишәрлегеннән файдалану хокукын туктату турында Карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  6. Шәхси яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген бер категория (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән тыш) җир составыннан икенче категориягә күчерү турында Карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  7. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген аукцион формасында уздырыла торган торгларда арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламенты;
  8. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне җирләрнең башка категориясенә күчерүне килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  9. Җир кишәрлегеннән даими (сроксыз) файдалану яки гомерлек мирас итеп алынган җир кишәрлегеннән файдалану хокукын туктату турында Карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  10. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән гражданнарга җир кишәрлеген милеккә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  11. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  12. Төзелеш белән бәйле булмаган максатлар(көймә станцияләрен, каркас конструкцияләрен, модульләрне, грунт, руда булмаган материалларны туплау өчен ачык складларны урнаштыру, реклама щитларын урнаштыру һ. б. ш.) өчен җир кишәрлеген арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  13. Җир кишәрлегеннән өч ел дәвамында рөхсәт ителгәнчә файдаланганда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген арендатор милкенә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  14. Ваклап сату объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлеген арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  15. Торак пунктлар җирләреннән төзелеш өчен җир кишәрлеген арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  16. Җир кишәрлеген бу җир кишәрлегендә урнашкан бина, төзелеш, дини һәм хәйрия корылмалары милекчеләренә бирү буенча административ регламент;
  17. Дини оешмаларга биналар, төзелмәләр, дини һәм хәйрия корылмалары төзү вакытына җир кишәрлеге бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  18.  
  1. Үз көчен югалткан дип танырга:

"Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында"01.04.2016 елгы 190 номерлы карарның 1.5, 1.9, 1.14-1.17, 1.21-1.22,1.24,1.28, 1.30-1.31, 1.34 пунктларын;

"Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында" Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 1 апрелендәге 190 номерлы карары белән расланган муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларына үзгәрешләр кертү хакында"08.06.2016 елгы 395нче карарның 1.5, 1.9, 1.14-1.17, 1.21-1.22,1.24,1.28, 1.30-1.31, 1.34 пунктларын.

3.  Әлеге карарны законда билгеләнгән срокта Спас муниципаль районының http://www. spasskiy.tatarstan.ru рәсми сайтында, хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Р. Р. Закировага йөкләргә.  

 

    ТР Спас муниципаль районы                                  

    Башкарма комитеты җитәкчесе                                                                 В. А. Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.19 Мб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International