Карар №576 20.08.2019 “Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары турында”

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                      20.08.2019                                                                          № 576

 

Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең

административ регламентлары турында

 

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль закон, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын яңа редакциядә расларга:

  1. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген түләүсез бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  2. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген торгилар үткәрмичә бирy буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  3. Җир кишәрлеген арендалау шартнамәсенә үзгәрешләр кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  4. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җирләрне һәм (яки) җир кишәрлекләрен һәм шәхси милектә булган җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында килешү төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә административ регламент;
  5. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген гражданнарга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына крестьян (фермер) хуҗалыклары аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  6. Дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген торглар үткәрмичә арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты;
  7. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген аукцион формасында уздырыла торган торгларда җир кишәрлеген сату юлы белән милеккә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламенты;
  1. Үз көчен югалткан дип танырга:

"Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында"  01.04.2016 елгы 190 номерлы карарның 1.9, 1.14, 1.19, 1.21-1.22, 1.28 пунктларын;

"Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында" Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 1 апрелендәге 190 номерлы карары белән расланган муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларына үзгәрешләр кертү хакында" 08.06.2016 елгы 395 номерлы карарның 1.9, 1.14, 1.19, 1.21-1.22, 1.28 пунктлары.

2.  Әлеге карарны законда билгеләнгән срокта Спас муниципаль районының http://www. spasskiy.tatarstan.ru рәсми сайтында, хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Р. Р. Закировага йөкләргә.  

 

    ТР Спас муниципаль районы                                  

    Башкарма комитеты җитәкчесе                                                В. А. Осокин  

pdf
Скачать текст
PDF, 72.73 Мб

Приложения:
doc
Кушымта
DOC,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International