Карар №540 7.08.2019 “Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетның 2019 елның 8 маендагы №317 номерлы “Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль подсистемасы муниципаль звеносын оештыру, составы, көчләр һәм чаралар эшчәнлеге тәртибе турында” карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында”

_______________________________________________________________________________________________________________________

                          КАРАР                                                                 ПОСТАНОВЛЕНИЕ

        № 540                                                                                             от 07.08. 2019 года

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

Башкарма комитетның  2019 елның 8 маендагы №317 номерлы

“Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль подсистемасы муниципаль звеносын оештыру, составы, көчләр һәм чаралар эшчәнлеге тәртибе турында”

карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2003 елның 30 декабрендәге 794 номерлы «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы турында» карары нигезендә Спас муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 8 маендагы 317 номерлы карары белән расланган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы территориаль системасының Муниципаль буын көчләрен һәм чараларын оештыру, аларның составы, эшчәнлек тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында:

1.1. Нигезләмәнең 6 пунктын түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә::

"гадәттән тыш хәлләр турында халыкка хәбәр итү һәм мәгълүмат бирүне оештыру мәсьәләләрен карау.».

1.2. 13 пунктта:

а) 1-3 абзацларны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«13. Авария-коткару хезмәтләрен һәм авария-коткару формированиеләрен гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә җәлеп итү гамәлгә ашырыла:

- әлеге хезмәтләр күрсәтә торган объектларда һәм территорияләрдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча эш планнары нигезендә;

- федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр карары буенча, күрсәтелгән хезмәтләр һәм формированиеләр эшчәнлегенә җитәкчелек итә.».

б) 4 Абзац үз көчен югалткан дип танырга.

1.3. 18 пунктта:

а) беренче абзацта «ТСЧС һәм халык көчләре» сүзләрен  «һәм бердәм система көчләрен» сүзләренә алмаштырырга;

б) икенче абзац үз көчен югалткан дип танырга.

1.4. Нигезләмәнең 24 пунктында:

а)3,7,15,17,24 абзацларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «-әйләнә-тирәлекнең торышын өйрәнү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга китерергә мөмкин булган куркыныч табигый күренешләрне һәм техноген процессларны күзәтү, гадәттән тыш хәлләрне фаразлау, шулай ук аларның социаль-икътисадый нәтиҗәләрен бәяләү;

- халыкны гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр сигналларын алганда гамәлләргә әзерләү;

- әйләнә-тирәлекнең торышына контрольне көчәйтү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга китерергә сәләтле куркыныч табигать күренешләренә һәм техноген процессларга мониторинг ясау, гадәттән тыш хәлләрне фаразлау, шулай ук аларның социаль-икътисадый нәтиҗәләрен бәяләү;

- фаразлана торган гадәттән тыш хәлләр турында мәгълүматларны өзлексез җыю, эшкәртү һәм бердәм система белән идарә итү органнарына тапшыру, гадәттән тыш хәлләр турында халыкка мәгълүмат бирү.;

- әйләнә-тирәлекнең торышын өзлексез тикшереп тору, барлыкка килгән гадәттән тыш хәлләрнең үсешен фаразлау һәм мониторинглау, шулай ук аларның социаль-икътисадый нәтиҗәләрен бәяләү.;».

б) түбәндәге эчтәлекле 31 абзац өстәргә:

«халыкны гадәттән тыш хәлләр, аларның параметрлары һәм масштаблары, халыкның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар, саклану алымнары һәм ысуллары, гадәттән тыш хәл зонасында үз-үзеңне тоту тәртибе, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау һәм зыян күрүчеләрне социаль яклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары, шул исәптән Россия Федерациясе законнарында каралган түләүләрне алу хокукы, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә югалган документларны торгызу тәртибе турында халыкка мәгълүмат бирү».

1.5. 28 пунктта:

- гадәттән тыш хәлләр зоналарындагы оешмаларның гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен матди ресурслар резервларын бетерү;

б) 9 абзацта «коткаручылар» сүзләреннән соң, «аларның ризалыгы белән» сүзләрен өстәргә.

1.6. 30 пунктның беренче абзацында "һәм башкалар" сүзләрен төшереп калдырырга.

2.Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында http:/ www. spassriy.tatarstan.ru һәм хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) законда билгеләнгән срокта бастырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үзем артыннан калдырам.

 

ТР Спас муниципаль районы

Башкарма комитет җитәкчесе                                                             В.А. Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 635.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International