Карар №423 24.06.2019 “Спас муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануга муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда тикшерүләр үткәрү буенча административ регламентны раслау турында”

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                  24.06.2019                                                                                   №423

 

Спас муниципаль районы

территориясендә җирләрне

файдалануга муниципаль

җир контролен гамәлгә

ашырганда тикшерүләр үткәрү

буенча административ регламентны

раслау турында

 

2010 елның 27 июлендәге "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 210-ФЗ номерлы Федераль закон  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 ноябрендәге "Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында" 880 нче карары нигезендә, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты

 КАРАР БИРӘ:

1. Спас муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануга муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда тикшерүләр үткәрүнең административ регламентын (кушымта) расларга.

2. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 22 маендагы "Спас муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануга муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда тикшерүләр үткәрүнең административ регламентын (кушымта) раслау турында" 323 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. С. Галәветдиновага йөкләргә.

 

Спас районы башкарма комитеты

җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы                                          Р.Р. Закирова

pdf
Скачать текст
PDF, 42.91 Мб

Приложения:
docx
Приложение (word тат.)
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International