Карар №335 16.05.2019 Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2017 елның 20 декабрендәге «Кулланучылар кооперациясе оешмаларының беренче чиратта кирәкле товарларны район үзәгеннән 11 километрдан ераграк урнашкан һәм аз халыклы авыл пунктларына китерүгә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 895 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

                  16.05.2019                                                                              №335

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

Башкарма комитетының 2017 елның 20 декабрендәге

«Кулланучылар кооперациясе оешмаларының

беренче чиратта кирәкле товарларны район үзәгеннән

11 километрдан ераграк урнашкан һәм аз халыклы

авыл пунктларына китерүгә бәйле чыгымнарының

бер өлешен каплауга Спас муниципаль районы бюджетыннан

субсидияләр бирү тәртибен раслау турында»

895 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 маддәсе 5 пункты, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 6 сентябрендәге «Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш), шәхси эшкуарларга, шулай ук товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүче физик затларга субсидияләр бирүне җайга салучы норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга гомуми таләпләр турында "  887 номерлы  Карары нигезендә, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

1.ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 9 октябрендәге 895 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә. «Кулланучылар кооперациясе оешмаларының беренче чиратта кирәкле товарларны район үзәгеннән 11 километрдан ераграк урнашкан һәм аз халыклы авыл пунктларына китерүгә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында»: 

1.1. 2.2 пунктта «теркәлгән һәм» сүзләрен төшереп калдырырга.

1.2. 2.3 пунктның 2 абзацында. "теркәү һәм» сүзләрен төшереп калдырырга.

1.3. 2.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә::

 «2.6. Уңай карар кабул ителгән очракта, бюджет акчаларын алучы буларак баш эш бирүче - Башкарма комитет һәм субсидия алучы арасында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының финанс органы субсидиянең тиешле төре өчен билгеләгән типтагы форма буенча ТР Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү турында килешү (шартнамә) төзелә.

1.4. 2.9 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә::

«2.9. Шушы Тәртиптә күрсәтелгән субсидияләрне биргәндә, субсидияләр бирү турында килешүләргә һәм шушы килешүләр буенча бурычларны үтәү максатында төзелгән килешүләргә кертелгән төп шарт булып субсидия алучыларның һәм субсидия бирү турында килешүләр буенча бурычларны үтәү  максатында төзелгән килешүләр буенча тәэмин итүчеләрнең (подрядчыларның, башкаручыларның) (дәүләт (муниципаль) унитар приедприятиеләр, устав (склад) капиталларында ачык хокукый берәмлекләр катнашучы хуҗалык ширкатьләре һәм җәмгыятьләр, шулай ук устав (склад) капиталларында шундый ширкатьләр һәм җәмгыятьләр катнашучы коммерцияле оешмалардан тыш) бюджет акчаларын баш бүлүче – субсидия биргән Башкарма комитетның һәм муниципаль финанс контроле органы – Контроль-хисап палатасы тарафыннан аларның субсидия алу шартларын, максатларын һәм тәртибен үтәүне тикшерүгә ризалыгы булып тора.

2. Спас муниципаль районы бюджетыннан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирү тәртибенә 1 нче кушымта үз көчен югалткан дип санарга.

3.  Әлеге карарны Спас муниципаль районының http://www. spassкiy.tatarstan.ru рәсми сайтында, хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (httр://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Р. Закировага йөкләргә.

 

ТР Спас муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                    В.А.Осокин                                                             

pdf
Скачать текст
PDF, 562.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International