Карар №121 1.03.2019 «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының 01.03.2019 елгы 121нче карары»

________________________________________________________________________________________________________________

             ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                            КАРАР

          № 121                                                                             от “  1   ”  марта  2019  год

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының 01.03.2019 елгы 121нче карары

2019 елга Спас муниципаль районы инвестиция меморандумын раслау турында

Спас муниципаль районында инвестиция эшчәнлегендә катнашучылар арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында, Спас муниципаль башкарма комитеты карар бирә:

1. Спас муниципаль районының 2019 елга инвестиция меморандумын (карарга теркәлә) расларга.

2. Шушы карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Шушы карарны контрольдә тоту хокукын үземдә калдырам.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе                                            В. А. Осокин

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының 01.03.2019 елгы 121нче карары белән расланган

2019 елга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы инвестиция меморандумы

1. Гомуми положениеләр

1.1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Инвестиция меморандумы (алга таба - Меморандум) Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында инвестиция эшчәнлеген үстерүнең төп өстенлекләрен билгели.

1.2. Меморандум Спас муниципаль район Советының стратегик максатын тормышка ашыруга - ягъни район икътисадының тотрыклы динамик үсеше нигезендә киләчәктә Спас муниципаль районы халкының тормыш сыйфатын республика стандартлары дәрәҗәсенә күтәрүне тәэмин итәргә юнәлдерелгән.

1.3. Меморандум ел саен Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы басылып чыкканнан соң эшләнә.

1.4. Инвестиция эшчәнлеге субъектлары тарафыннан инвестиция эшчәнлеге планнары эшләнгәндә һәм расланганда Меморандум нигез сыйфатында тәкъдим ителә.

1.5. Спас муниципаль районы территориясендә инвестиция эшчәнлеге белән идарә итү буенча дәүләт сәясәтен эшләү вазыйфаларын тормышка ашыручы башкарма хакимият органы, шулай ук Меморандум нигезләмәләрен тормышка ашыру өчен җаваплы үзәк булып Спас муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге һәм төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге тора (алга таба - Координатор).

1.6. Спас муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге һәм төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге инвестицияләр җәлеп итү, инвестицион проектларны озата бару һәм тормышка ашыру, дәүләт- шәхси хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Спас муниципаль районы башкарма комитетының вәкаләтле органы булып тора.

1.7. Спас муниципаль районы җәмәгать советы Спас муниципаль районы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча коллегиаль киңәшү органы булып тора.

1.8. Меморандум нигезләмәләрен үтәүне мониторинглауны Координатор гамәлгә ашыра.

1.9. Меморандум тексты Спас муниципаль районының ачык мәгълүмат ресурсларына кертелә.

2. Инвестицион сәясәтнең өстенлекле юнәлешләре

2.1. 2016 елда Спас муниципаль районында инвестицион сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре булып түбәндәгеләр тора:

- нигездә яңа технологияләр кулланучы конкурентлыкка сәләтле производстволарны формалаштыру һәм үстерү;

- хезмәт җитештерүчәнлеген һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыра торган предприятиеләргә ярдәм күрсәтү;

- районда кертү өчен перспективалы технологияләргә ярдәм итү;

- сәнәгать производстволарын үстерү;

- икътисадның реаль секторына юнәлдерелгән кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешен стимуллаштыру, аерым алганда, Спас муниципаль районы сәнәгать мәйданчыгында яңа производстволар булдыру;

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларга финанс ярдәме күрсәтү юлы белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең нәтиҗәлелеген арттыру;

- инвестиция объектларын производство, транспорт һәм социаль инфраструктура белән тәэмин итү өчен шартлар булдыру;

- инвестиция проектлары, шул исәптән территорияләрнең инфраструктура үсешенә, заманча ресурслар саклау технологияләрен кертеп коммуналь челтәрләрне яңартуга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашырганда дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү;

- районның инфраструктура проектларын финанслау мәсьәләлсенә республика министрлыкларын җәлеп итү;

- инвестиция климатын яхшырту;

- квалификацияле кадрлар хәзерләү һәм (яки) булган кадрларның квалификациясен арттыру өчен шартлар тудыру;

- социаль-мәдәни тармакны үстерү, район икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, эш урыннарын арттыру юлы белән халыкка яшәүч өчен шартлар тудырып, халыкның тормыш дәрәҗәсе сыйфатын күтәрү;

- инвестиция проектларын тормышка ашырганда, инженер һәм транспорт инфраструктурасын булдырганда предприятиеләргә (оешмаларга) муниципаль ярдәм күрсәтү;

- Спас муниципаль районы территориясендә район инвестиция сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә җавап биргән инвестиция проектларын, шул исәптән Меморандум тарафыннан билгеләнгән проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү.

2.2. Меморандумда билгеләнгән инвестицион сәясәт юнәлешләре, Спас муниципаль районында социаль-икътисадый үсешнең нәтиҗәләрен һәм яңа өстенлекләрен исәпкә алып, шулай ук законнардагы үзгәрешләрне күздә тотып, тәгаенләштерелергә мөмкин.

3. Инвестиция эшчәнлеге субъектлары

Инвестор, заказчы, подрядчы, инвестиция эшчәнлеге объектларыннан файдаланучы һәм инвестиция эшчәнлегендә башкача катнашучы физик һәм юридик затлар, шул исәптән чит ил гражданнары инвестиция эшчәнлеге субъектлары була ала.

4. Инвестиция эшчәнлеге субъектларының үзара багланышлары

Инвестиция эшчәнлеге субъектларының үзара багланышлары тәртибе гамәлдәге законнар кысаларында билгеләнә һәм Россия Федерациясе халыкара шартнамәләре, федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм бүтән норматив-хокукый актлары, җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актлары нигезендә инвестиция эшчәнлеге субъектлары эшли торган регламентлар белән билгеләнә.

5. Спас муниципаль районы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары бурычлары

2019 елга Меморандум белән билгеләнә торган Спас муниципаль районы башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының төп бурычлары түбәндәгеләр:

- Спас муниципаль районы башкарма хакимият органнары тарафыннан аларның компетенциясе кысаларында республикада инвестицион климатны яхшыртуга юнәлдерелгән «юл карталары»н, шулай ук көйләү тәэсирен бәяләү механизмын кертүне тәэмин итү;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы һәм Спас муниципаль районы арасындагы килешү белән билгеләнгән муниципаль районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең планлаштырылган күрсәткечләрен үтәү.

- Спас муниципаль районы башкарма комитеты һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе эшчәнлекнең үз ведомстволарына караган төрләре буенча Спас муниципаль районының өстенлекле инвестиция проектларын тормышка ашыруга мониторинг ясау;

- Спас муниципаль районы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары тарафыннан инвестиция ресурсларын икътисадның билгеле бер секторына җәлеп итүне формалаштыру.

 

6. 2019 елда өстенлекле инвестиция проектлары:

6.1. 2019 елда тормышка ашыру өчен өстенлекле инвестиция проектларына түбәндәгеләр кертелә:

6.1.1. Ит эшкәртү цехы (Болгар шәһәре) (“Спасские колбасы” ҖЧҖ).

6.1.2. Йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтү станциясен төзү (Болгар шәһәре) (“Сувар Б” ҖЧҖ).

6.1.3. Дөяләр фермасы төзү (Полянка авылы) (Кириченко С.В. КФХ башлыгы ШЭ).

6.1.4. Вожи авылында модульле ФАП төзү.

6.1.5. “Болгар” балалар савыктыру-белем бирү үзәгендә ФАП һәм йокы корпуслы административ бина төзү.

6.1.6. Болгар шәһәрендә үзәк мәйданга реконструкция ясау.

6.1.7. Болгар шәһәренең Октябрь урамында (1нче урта мәктәп) универсаль спорт мәйданчыгы төзү.

 

Шулай ук 2019 елда планлаштырыла:

- “Родничок”, “Антошка”, “Колосок” балалар бакчаларына (Болгар шәһәре) капиталь ремонт ясау;

- “Волжаночка” балалар бакчасына (Полянка авылы) капиталь ремонт ясау;

- Болгар шәһәре Мәдәният йортына капиталь ремонт ясау;

- Болгар шәһәрендәге “Октябрь” кионтеатрына ремонт ясау;

- Өчкүл башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт ясау;

- Болгардагы 2 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау: Гордеев урамы, 11нче йорт, А. Алиша урамы, 27нче йорт.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.39 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International