Карар №19 17.01.2019 "Спас муниципаль районы Башкарма комитетының «Белем алуны гаиләдә белем алу һәм мөстәкыйль белем алу формасында оештыру хакында нигезләмә раслау турында» 2017 елның 1 мартындагы 115 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында карары"

_____________________________________________________________________________________________________________________

КАРАР                                                                 ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

№ 19                                                                                    2019 ел, 17 гыйнвар

 

 

Спас муниципаль районы Башкарма комитетының «Белем алуны гаиләдә белем алу һәм мөстәкыйль белем алу формасында оештыру хакында нигезләмә раслау турында» 2017 елның 1 мартындагы 115 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында карары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге              273-ФЗ номерлы федераль законга туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 15 гыйнварындагы 271/19 номерлы методик киңәшләре нигезендә, ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитеты                     КАРАР БИРӘ:

1. «Белем алуны гаиләдә белем алу һәм мөстәкыйль белем алу формасында оештыру хакында нигезләмә раслау турында» 2017 елның 1 мартындагы 115 номерлы карарга гаиләдә белем алу һәм мөстәкыйль белем алуны оештыру өлешендә үзгәреш кертергә һәм аны яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Бу Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.А.Афоньшинага йөкләргә.

 

ТР Спас муниципаль районы

 Башкарма комитеты җитәкчесе                                                     В.А.Осокин  

 

 

Спас муниципаль районы

Башкарма комитетының 2019 елның 17 гыйнварындагы карарына кушымта

                                                                                          

 

Белем алуны гаиләдә белем алу һәм мөстәкыйль белем алу формасында оештыру хакында нигезләмә

 

  1. Төп нигезләмәләр

 

  1. Бу Нигезләмә «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законга туры китереп язылды.
  2. Бу Нигезләмә белем алуны гаиләдә белем алу һәм мөстәкыйль белем алу формасында оештыруны регламентлаштыра.
  3. Гомуми белем мәгариф эшчәнлеге алып баручы оешмаларда да, алардан читтә дә алынырга мөмкин. Мәгариф эшчәнлеге алып баручы оешмалардан читтә белем бирү һәм укыту гаиләдәге формада һәм мөстәкыйль белем алу формасында күздә тотыла.
  4. Белем алу һәм уку максатыннан, белем алуның һәм укуның төрле формаларын берләштерү рөхсәт ителә (федераль законның 17 нче статьясы).
  5. Гомуми белем алу формасы һәм тәгаен бер төп гомуми белем бирү программасы буенча уку формасы балигъ булмаган укучының әти-әнисе (законлы вәкилләре) тарафыннан билгеләнә. Балигъ булмаган укучының әти-әнисе (законлы вәкилләре) гомуми белем алу формасын һәм уку формасын сайлаганда, баланың фикере исәпкә алына.
  1. Гаиләдә белем алуны оештыру

 

  1. Гаиләдә белем алу формасын сайлап, ата-аналар балаларының белемне мәгариф оешмаларында алуыннан баш тарта һәм шул исәптән белем алуның гаиләдәге (мәгариф оешмаларыннан читтә) формасы вакытында барлыкка килүче йөкләмәләрне үз өсләренә ала.
  2. Гаиләдә белем алу формасын сайлаганда, ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) гаиләдә белем алу формасында укуны тәэмин итү – укучының белемнәргә, осталыкларга, күнекмәләргә һәм компетенциягә ия булу, үзендә эшчәнлек тәҗрибәсен булдыру, сәләтләрен үстерү, белемнәрен көндәлек тормышта куллану тәҗрибәсенә ия булу буенча эшчәнлеген максатка ярашлы итеп оештыру һәм укучыда бөтен гомере буе белем алуга теләк формалаштыру буенча бурычлары барлыкка килә.
  3. Белемне гаиләдәге формада алучы бала, аның фикерен исәпкә алып, әти-әнисе (законлы вәкилләре) карары буенча, укуның теләсә кайсы этабында аны федераль закон күздә тоткан теләсә нинди башка формада дәвам иттерергә яисә белем алуның һәм укуның формаларын берләштерү хокукын файдаланырга хокуклы.
  4. Балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) гомуми белем алуның гаиләдә белем алу формасын сайлаганда, ата-аналар (законлы вәкилләр) бу сайлау хакында «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУга хәбәр итә.
  5. «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУ гаиләдә белем алу формасын сайлаулары турында өч көнлек срокта Спас муниципаль районының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә хәбәр итә һәм ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) гаиләдә укыту формасын сайлавы турындагы хәбәрен «Экстерннарны исәпкә алу журналы»на терки.
  6. Гаиләдә белем алу формасында укучылар, арадаш һәм йомгаклау аттестациясен узу өчен фаразланучы урынны хәбәр язуында күрсәтеп, арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен Спас муниципаль районының дәүләт аккредитациясенә ия белем бирү программасы буенча мәгариф эшчәнлеге алып баручы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында уза.
  7. Әлеге затлар арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен түләүсез уза.
  8. Гомуми белем бирү программаларын гаиләдә белем алу формасында үзләштерүче укучылар өстәмә белем бирү программаларын үзләштерергә хокуклы, шул исәптән үзләре тиешле аттестацияне уза торган мәгариф оешмаларында да.
  9. Гомуми белем бирү программаларын гаиләдә белем алу формасында үзләштерүче укучылар түләүсез дәреслекләр һәм уку процессында кирәкле уку әсбаплары белән Спас муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан тәэмин ителә.
  10. Белемне гаиләдә белем алу формасында алучы укучылар (алга таба – экстерннар), арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен, Спас районының дәүләт аккредитациясенә ия белем бирү программасы буенча мәгариф эшчәнлеге алып баручы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына кабул ителә.
  11. Экстерннар укучылар дип санала (федераль законның 33 нче статьясының 1 нче өлеше) һәм укучыларга «Россия Федерациясендә мәгариф турында» федераль законның 34, 42 нче статьялары нигезендә бирелгән барлык академик хокукларга ия була. 
  12. Экстерн һәм Спас муниципаль районының мәгариф оешмасы арасында мәгариф мөнәсәбәтләре барлыкка килүнең нигезләре булып, ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) мәгариф эшчәнлеге алып баручы оешмада арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу турында гаризасы һәм әлеге оешманың баланы арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен кабул итү турында боеру акты тора.
  13. Экстернны кабул иткән мәгариф оешмасы бары тик арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештырган һәм уздырган өчен генә, шулай ук укучының тиешле академик хокукларын тәэмин иткән өчен җаваплы була.
  14. Балигъ булмаган укучының ата-аналары (законлы вәкилләре), мәгариф оешмасы арадаш яки йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында өч көнлек срокта «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУга мәгълүмат бирә.
  15. Белем бирү программасының бер яки берничә предметы, курслары, дисциплиналары (модульләре) буенча йомгаклау аттестациясенең яки арадаш аттестациянең нәтиҗәләре канәгатьләнмәслек булганда, яисә мөһим сәбәпләре булмаган килеш, арадаш аттестацияне узмаганда, академик бурыч барлыкка килә.
  16. Балигъ булмаган укучының ата-аналары (законлы вәкилләре) һәм укучының гаиләдә белем алу формасында укуын тәэмин итүче мәгариф оешмалары укучыга академик бурычын бетерү өчен шартлар тудырырга һәм аны бетерүнең үз вакытында булуына контрольне тәэмин итәргә тиеш.
  17. Закон билгеләгән срокларда академик бурычның бетерелмәве укучыны көндезге укыту формасына мәктәпкә кабул итүгә нигез булып тора, бу вакытта ата-аналардан гариза таләп ителми.
  18. Гаиләдә белем алу формасында укучының ел саен арадаш аттестация узуы мәҗбүри булып тора.
  19. Агымдагы елның 5 октябренә һәм 31 маена булган мәгълүматлар буенча «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУ белемне гаиләдә белем алу формасында алучы балалар турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына мәгълүмат (1 нче форма) бирә.

 

  1. Белем алуны мөстәкыйль белем алу формасында оештыру

 

  1.  Белемне мөстәкыйль белем алу формасында алуны укуның бу формасын сайлап алу вакытына 18 яшенә җиткән һәм төп гомуми белем турында аттестаты булган укучы сайлап алырга хокуклы.
  2. Мөстәкыйль белем алу формасында белем алуны сайлап, укучы  мәгариф оешмаларында белем алудан баш тарта һәм мөстәкыйль (мәгариф оешмаларыннан читтә) белем алу формасында барлыкка килүче йөкләмәләрне үз өстенә ала. 
  3. Мөстәкыйль белем алу формасында белем алуны сайлаганда, укучының белемнәргә, осталыкларга, күнекмәләргә һәм компетенциягә ия булу, үзендә эшчәнлек тәҗрибәсен булдыру, сәләтләрен үстерү, белемнәрен көндәлек тормышта куллану тәҗрибәсенә ия булу буенча эшчәнлеген максатка ярашлы итеп оештыруны тәэмин итү һәм укучыда бөтен гомере буе белем алуга теләк формалаштыру буенча бурычлары барлыкка килә.
  4. Мөстәкыйль белем алу формасында белем алучы бала укуның теләсә кайсы этабында аны федераль закон күздә тоткан теләсә нинди башка формада дәвам иттерергә яисә белем алуның һәм укуның формаларын берләштерү хокукын файдаланырга хокуклы.
  5. Мөстәкыйль белем алу формасында белем алуны сайлаганда, укучы бу сайлау хакында «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУ хәбәр итә.
  6. «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУ укучының укуның мөстәкыйль белем алу формасын сайлавы турындагы хәбәрен «Экстерннарны исәпкә алу журналы»на терки.
  7. Мөстәкыйль белем алу формасында укучылар, арадаш һәм йомгаклау аттестациясен узу өчен фаразланучы урынны хәбәр язуында күрсәтеп, арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен Спас муниципаль районының дәүләт аккредитациясенә ия белем бирү программасы буенча мәгариф эшчәнлеге алып баручы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында уза.
  8. Әлеге затлар арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен түләүсез уза.   
  9. Гомуми белем бирү программаларын мөстәкыйль белем алу формасында үзләштерүче укучылар өстәмә белем бирү программаларын үзләштерергә хокуклы, шул исәптән үзләре тиешле аттестацияне уза торган мәгариф оешмаларында да.
  10. Гомуми белем бирү программаларын мөстәкыйль белем алу формасында үзләштерүче укучылар түләүсез дәреслекләр һәм уку процессында кирәкле уку әсбаплары белән Спас муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан тәэмин ителә.
  11. Мөстәкыйль белем алу формасында белем алучы укучылар (алга таба – экстерннар), арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен, Спас районының дәүләт аккредитациясенә ия белем бирү программасы буенча мәгариф эшчәнлеге алып баручы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына кабул ителә.
  12. Экстерннар укучылар дип санала (федераль законның 33 нче статьясының 1 нче өлеше) һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» федераль законның 34, 42 нче статьялары нигезендә укучыларга бирелгән барлык академик хокукларга ия була. 
  13. Экстерн белән Спас муниципаль районының мәгариф оешмасы арасында мәгариф мөнәсәбәтләре барлыкка килүнең нигезләре булып, мәгариф эшчәнлеге алып баручы оешмада арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу турында гариза һәм әлеге оешманың баланы арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен кабул итү турында боеру акты тора.
  14. Экстернны кабул иткән мәгариф оешмасы бары тик арадаш һәм йомгаклау аттестациясен оештырган һәм уздырган өчен генә, шулай ук укучының тиешле академик хокукларын тәэмин иткән өчен җаваплы була.
  15. Мөстәкыйль белем алучы укучы, укучы арадаш һәм йомгаклау аттестациясен уза торган мәгариф оешмасы арадаш яки йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында өч көнлек срокта «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУ мәгълүмат бирә.
  16. Белем бирү программасының бер яки берничә предметы, курслары, дисциплиналары (модульләре) буенча йомгаклау аттестациясенең яки арадаш аттестациянең нәтиҗәләре канәгатьләнмәслек булганда, яисә мөһим сәбәпләре булмаган килеш, арадаш аттестацияне узмаганда, академик бурыч барлыкка килә.
  17. Закон билгеләгән срокларда академик бурычның бетерелмәве укучыны көндезге укыту формасына мәктәпкә кабул итүгә нигез булып тора, бу вакытта укучыдан гариза таләп ителми.
  18. Мөстәкыйль белем алу формасында укучыларның ел саен арадаш аттестация узуы мәҗбүри булып тора.
  19. Агымдагы елның 5 октябренә һәм 31 маена булган мәгълүматлар буенча «Спас муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУ белемне мөстәкыйль белем алу формасында алучы балалар турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына мәгълүмат (1 нче форма) бирә.

 

Белем алуны гаиләдә белем алу

 һәм мөстәкыйль белем алу формасында

оештыру хакында нигезләмәгә

кушымта

 

Экстерннарны исәпкә алу журналы

 

Башланды___________

Тәмамланды___________

Баланың туган көне, ФИА

Сыйныф

Ата-аналарының (законлы вәкилләренең) ФИА

Хәбәрнамәне теркәү көне

Хәбәрнамәне теркәү №

Яшәү урыны

(теркәлү урыны /чынлыкта яшәү урыны)

Ата-аналарның имзасы

Арадаш яки йомгаклау аттестациясен узу өчен фаразланучы урын

Искәрмә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 нче форма

 

Гомуми белемне мәгариф оешмаларыннан читтә гаиләдә белем алу һәм мөстәкыйль белем алу формасында алучы  балалар турында белешмәләр

 

Спас муниципаль районы буенча

_________________________________________________________

территориянең (муниципаль районның/шәһәр округының) атамасы

________ елның 5 октябренә һәм 31 маена булган мәгълүмат

 

Т-п №

Узу өчен кайсы мәгариф оешмасына беркетелгән

Баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме

Туган көне һәм елы

Сый-ныф

Гаиләдә белем алу формасында укуга күчкәнче, кайсы мәгариф оешмасында укыган

Гаиләдә белем алу формасында уку ничәнче елда башланган

Гаиләдә белем алу формасында  программаны ничә ел үзләштерә

Гаиләдә белем алу формасына күчү сәбәпләре

арадаш аттестацияне

дәүләт йомгаклау аттестациясен

                                                                                                            башлангыч гомуми белем бирү мәгариф программасы буенча

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

төп гомуми белем бирү мәгариф программасы буенча

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                           урта гомуми белем бирү мәгариф программасы буенча

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җитәкче             ____________        ________________          _________________

                                (имза)                    (Ф. И. А.)                                     (дата)

 

М.У.

pdf
Скачать текст
PDF, 6.54 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International