ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Раил Сәгыйров егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә икенче урынга чыкты.
Ярышлар Черкесск шәһәрендә узды, аларда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән спортчылар чыгыш ясады.
 
Безнең республикадан “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе исеменнән чыгыш ясаган Раил 2000 елга кадәр туган егетләр арасында 100 килограмм авырлык үлчәвендә көрәште. Барлыгы төркемдә сигез көрәшче катнашты.
 
Безнең спортчыга медаль һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгы дипломы тапшырылды.

Республика беренчелекләрендә катнашып, тренер Владимир Борюшкин шәкертләре яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

XIIнче республика конкурсында 1–4 класста укучылар, шулай ук сәнгать мәктәбендә укый торган 6 яшьтән 12 яшькә кадәрле балалар катнаша ала.
Конкурсны “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге уздыра, конкурсның район этабы 28 апрельдә тәмамланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International