ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Язын боз астындагы балыкларга кислород җитми башлый. Шунлыктан балыкларны коткару буенча Өчкүлдә мелиорация чаралары үткәрелде.

Менә инде ничә ел рәттән  “Спас” заказнигы хезмәткәрләре “Главрыбвод” ның Урта Идел филиалы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән берлектә балыкларга ярдәм итү максаты белән төрле эшләр башкаралар. Табигать һәйкәлләре саналган Чиста, Атаман һәм Безымянное күлләрендә махсус җайланмалар белән 80 бәке  киселде.  Балыкларга кислород кереп торырлык бу бәкеләрне туңмасын өчен салам  белән капладылар. Бу безнең күлләрдәге тереклекне саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

Татарстан Республикасы буенча ФСП Идарәсенең Спас районы суд приставлары бүлегенең суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча суд приставы Антонов Денис Александровичка Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы  Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика сулыкларында суның биеклеген күзәтүен дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International