ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

“Олимп” спорт комплексында кече шәһәрләр кубогына уздырылган турнир уеннарга бик бай булды: өч көн дәвамында монда 42 матч үткәрелде! Уенның һәрберсе киеренке һәм мавыктыргыч узды. Соңгы минутларга кадәр җиңүче билгеле булмаганга күрә, тамашачылар матчларны аеруча кызыксынып карадылар.
Традицион турнир соңгы елларда бездә генә уздырыла. Уеннар уздыру, яшәү һәм ял итү өчен барлык шартлар булуы мини-футбол сөючеләрне аеруча җәлеп итә. Оештыручылар да зур тырышлык куеп, озакка истә калырлык ярышлар үткәрәләр. Тамашачыларны кызыксындыру өчен ел саен нинди дә булса яңалык уйлап чыгаралар. Мәсәлән, быел чирек финалларга чыгучы командалар арасында зур кубок уйнатылды, ә бу исемлеккә кермәгән командалар арасында кече кубок өчен бәйге оештырылды.

Басулар әлегә калын кар катламына төрелгән булса да, көндезләрен инде кояш җылысы үзен бераз сиздерә дә башлады. Димәк, язга озак калмый. Балымердагы Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары да җиң сызганып техниканы алда торган кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль.

16 февраль, җомга көнне, Мәдәният йортында район хәйрия марафоны үткәреләчәк.
Районыбызда ел саен үткәрелә торган бу традицион акция ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу максаты белән уздырыла. 
 
 Бу изге гамәлгә битараф булмаган кешеләр һәм оешмалар тарафыннан җыелган  акчалар аз керемле һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә, инвалидларга ярдәм күрсәтү өчен тотылачак.  Изге эштә катнашырга теләгән һәр кеше үзеннән өлеш кертә ала. 
 
Марафон 15 сәгатьтә башлана.

Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар-информ” Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде.

Балаларга беренчел диагноз - эчәклек инфекциясе куелган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә агулану турында 32 ашыгыч хәбәр кергән. Татарстанның Арча районындагы мәктәптә 30 бала, бер укытучы һәм Арча педагогия көллияте студентында эчәклек инфекциясе очрагы турында теркәлгән.

 

“Иң яхшы вожатый-2018” республика конкурсының муниципаль этабында  шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең 10нчы класс укучысы Ангелина Степанчева җиңүче дип табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International