ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Кузнечиха урта мәктәбенең технология укытучысы Надежда Каштанова  “Традиция” биеннале-фестивалендә беренче урынны алды.
Бу Надежда Васильевнаның Санкт-Петербург шәһәрендә  “Россия – минем тарихым” музей-күргәзмә  үзәгендә үткән конкурста инде икенче тапкыр катнашуы.

Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев, Татарстаның  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә квалификацияле кадрлар әзерләү һәм алга таба эшкә Болгар кунакханә комплексына урнаштыру мәсьәләләре күтэрелде.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев "Хлебопродукт" компаниясоның генераль директоры М. И. Галимов белән очрашты. Язгы-кыр эшләренә кредит бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев һәм Болгар Ислам Академиясе җитәкчесе Камил Исхаков белэн уртак  киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә Болгар ислам академиясен алга таба инфраструктура үсеше буенча сораулар кузгаттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International