ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.

 

(Казан, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан тыш, әлеге объектлар төрле кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде.

 

 

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас участогы җитәкчесе итеп Александр Николаевич Земсков билгеләнде.
Александр Земсков моңарчы шушы ук участокта асфальт җәю мастеры булып эшләгән.

Арабызда сугыш чоры кыенлыкларын кичергән кешеләр аз түгел. Аларның ул еллар турында сөйләгәннәрен тыңлап торасың да, ничек барысына да түзделәр, кайдан көч, сабырлык алдылар икән, дип гаҗәпләнеп куясың. Ямбакты авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мансур ага Җиһаншинның да тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Шушы көннәрдә генә ул туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды.

(Балтач, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар.

Сүзем — һәвәскәр шагыйрь Рөстәм Таҗиев турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International