Сугыш турында хатирәләр

2019 елның 22 июне, шимбә

Газета укучыларыбыз шушы авыр еллар турында хатирәләре белән уртаклаша.

Зиннәтулла Гыйззәтуллин,
Бөек Ватан сугышы ветераны 
(Иске Рәҗәп авылы):
– 1941 елда мин җиде классны тәмамладым. Башта сугыш бик тиз бетәр, дип уйласак та, ул озак дүрт ел дәвам итте.
Кырык өченче ел ахырында мине армиягә алдылар, илебезнең Ерак Көнчыгыш чикләрен сакларга туры килде. Бәхеткә, бер дә яраланмадым, шулай да авырлыкларны күп күрергә туры килде. Сугышчан юлым “За боевые заслуги” медале, башка бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Тулаем алганда, безнең зур авылдан фронтка алты йөзләп кеше киткән, аларның яртысына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Якташларыбыз истәлегенә мәктәптә музей төзелде, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бу музейда мактаулы урын бирелгән. Ватан сакчыларының истәлеге мәңге сакланырга тиеш.

Гамир Кадыйров,
хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне
(Болгар шәһәре):
– Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа тугыз яшь иде, кырык беренче елның июль аенда ун яшь тулды. 
Гаиләбез ул чакта Сарманда яши иде. Әтием кырыгынчы еллар уртасында вафат булгач, әнием җиде бала белән бер ялгызы торып калды. Абыйларым сугышка киттеләр, ә без, кечерәкләр, олылар өчен һәр эштә беренче ярдәмчеләренә әверелдек. Сугыш башланган елларда, әле бала гына килеш, миңа комбайнда эшләргә туры килде, аннары бригадир ярдәмчесе булдым.
Ачлыкны да, ялангачлыкны да күп күрергә туры килде безнең буынга. Якыннарыбызны югалту аеруча авыр булды. Бүгенге буын беркайчан да сугыш афәтен күрмәсен, без балачакта һәм яшьлектә үткән сынаулар аша үтмәсен иде дигән теләкләр телим. Дөньялар һәрвакыт тыныч булсын иде!

Нина Борюшкина,
педагогия хезмәте ветераны:
– Сугыш башланганда, миңа җиде яшь иде. Гаиләдә иң кече бала булдым. Без Отрададан ерак түгел, Ульяновск өлкәсенең Васильевка авылында яшәдек. Абыебыз Дмитрий Васильевич ул чакта армиядә, Украина чикләрендә хезмәт итте, сугыш башлангач, фронтта калды. Аның 1941 елның 22 июнендә язган хатын мин әлегә кадәр саклыйм. Ул әниемә, балаларның барысын да укытып чыгарырга тырыш, дип язган. Абый сугышта һәлак булды, ә әнием, аның васыятен үтәп, барыбызга да белем бирде. 
Әтиебезне дә сугышка алдылар. Ул Курск дугасында сугышкан, яраланган. Җәй көне олыларга ярдәм итү өчен, басуда башак җыйдык. Әти-әнием, дәү әнием бик тырышлар иде, безнең гаиләдә сыер да булгач, артык ачлыкны күрмәдек.


Мәсхүдә Фәйзиева, хезмәт ветераны 
(Иске Рәҗәп авылы):
– Үзем дә, ирем Гаммар да, шушы авылда туып-үскән кешеләр. Икебез дә 1934 елда туганбыз.
Мин ул чакта дәү әти һәм дәү әнием белән яшәдем, әти-әнием Донбасста иде. Кырык беренче елның май аенда беренче классны бетердем, җәйге каникуллар башланды. Тик ялыбызны сугыш бозды... Сугыш барса да, мәктәпне калдырмадык. Дөрес, китап-дәфтәрләр юк иде. Аларны безгә балалары инде мәктәпне тәмамланган укытучы апабыз алып килде. 
Классларда бик салкын булганга, һәр бала мичкә ягу өчен икешәр-өчәр пүлән утын алып килә иде. Иң үзәккә үткәне ачлык булды. Шулай да, барысына да түздек, илленче еллар башында урта мәктәпне тәмамладым. 
Сугыш башланган көнне әлегә кадәр күзгә яшьләр килә. Без күргәнне, беркемгә дә күрергә насыйп булмасын...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International