Тирә-як мохитне саклау – безнең төп бурычыбыз

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Чәршәмбе көнне район Мәдәният йортында Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көненә һәм Мәмдүдә Бикбулатованың “Табигать – гөнаһсыз бала. Кайда сез, игелекле кешеләр?” хәйрия китабына презентация ясауга багышланган тантаналы кичә булды.

Владимир Корнилов

Кичә туган ягыбыз табигате турында видеоязма белән башланып китте. Матур күренешләр фонында укучылар тирә-як мохитне сакларга кирәклеген, аны пычратырга ярамый икәне турында сөйләделәр. Кичәне алып баручылар 5 июньдә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1972 елда оештырылган Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне билгеләп үтелүен тагын бер кат хәтергә төшерделәр. Шушы ук көнне Россиядә Экологлар көне дә билгеләп үтелә.
Безнең районда экология мәсьәләләре өчен җавап бирүче башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова залда җыелган тамашачыларга экология иминлеге өлкәсендә үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Чыгыш ясаучы билгеләп үтүенчә, районда һава һәм су киңлекләрен, җир ресурсларын, авылларны яшелләндерү, биологик төрлелекне саклау, халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү һәм башка мәсьәләләрне үз эченә алган махсус программа расланган. “ЭКОяз”, “Мәктәп патруле” республика акцияләре, “Яшел карандаш”, “Чиста урманнар”, “Россия суы” конкурсларында, санитария-экология икеайлыкларында һәм башка чараларда катнашу да зур әһәмияткә ия.
Аннары сәхнәгә кичәдә тәкъдим ителә торган китапның авторын - ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, актив тормыш алып баручы Мәмдүдә Хәләф кызы Бикбулатованы чакырдылар.
– Әти-әнием миндә кечкенәдән үк хезмәткә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләде, - дип ассызыклап үтте Мәмдүдә Хәләф кызы. – Балаларыбызны, оныкларыбызны да шулай ук тәрбияләргә тырышабыз. Табигатьне сакларга кирәк аны. Табигый байлыклардан аңсыз рәвештә файдаланып кына калмыйча, аларны кире кайтара белергә - яңа агачлар утыртырга, урман-суларны пычратмаска кирәк... Мондый сыйфатларны кешедә кечкенәдән үк тәрбияләү зарур. Китабымда дә нәкъ шуның турында сүз бара...
Бу истәлекле көндә Мәмдүдә Хәләф кызын Мәдәният йорты сәхнәсеннән район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы атказанган артисты, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре Миңгол Галиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек буенча белгече Әлфия Әхәтова, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры хезмәткәре Гөлүсә Шиһапова һәм башкалар котлады. Алар хезмәт ветеранына тормышны яратуы, җәмәгать һәм агарту эшләрендә актив катнашуы, максатларына ирешә белүе өчен рәхмәт әйттеләр һәм киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Мәмдүдә Хәләф кызына Мактау грамоталары, бүләкләр һәм күпсанлы чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Бәйрәм кичәсе “Любо” казаклар халык ансамбле, Миңгол Галиев, Равил Хөсәенов, Рөстәм Холмирзоев, халыкара конкурс лауреаты Илнур Ганиев чыгышлары белән үрелеп барды. Ә “Волжские зори” ансамбле “Оренбургский пуховый платок” җырын башкарганда, Мәмдүдә апаның кызы Лилия әнисенең иңнәренә чын Оренбург шәлен салган мизгел аеруча дулкынландыргыч булды. 
Бәйрәм кичәсенә килгән тамашачыларда очрашудан бары тик җылы хатирәләр генә калды. Бу очрашу тирә-як мохитне саклап, планетабызны киләчәк буыннарга яшел, чиста һәм саф килеш тапшыру  – кешелекнең иң мөһим бурычы икәне турында кешеләрне тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International