Полянка авыл җирлегендә яшәүчеләр балаларны яклау көнендә үз балаларына яхшы бүләк - балалар өчен уен мәйданчыгы бүләк иттеләр

2019 елның 31 мае, җомга

Балалар хыялын тормышка ашыру өчен акча 153450 сум тәшкил иткән, шул исәптән гражданнарның үзара салымы 30690 сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчасы 122760 сум тәшкил иткән. Җиһазлар китерелгән, урнаштыру эшләре башкарылган.

Ата-аналар комитеты, мәктәп, авыл клубы хезмәткәрләре балаларның актив ял итү урыны территориясен төзекләндерделәр. Авылның мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә үзара салым акчаларын җыюның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклыйм. Үзара салым-ул бурыч түгел, ә авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыю мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International