Спас районы тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котладылар

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Әҗмәрдә яшәүче тыл хезмәтчәне Сария Рәхимова белән Никольскидан Николай Жилковны туксан яшьлек юбилейлары белән тәбрик иттеләр.

Юбилярларга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыклары Евгений Синицин, Рәис Вәлитов, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары изге теләкләрен җиткерделәр.

Тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Озак еллар намуслы эшләгәннәре, башкаларга үрнәк булганнары, үзләренең туган авыллары, район һәм республиканы үстерүгә керткән өлешләре өчен Сария апа белән Николай Федоровичка рәхмәт әйттеләр.

Әлбәттә инде, юбилярларга нык сәламәтлек, җан тынычлыгы,  кайгы-хәсрәт күрми яшәүләрен, тагын да зуррак юбилейларны шатланып каршылауларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International