Балалар – янгын куркынычсызлыгы турында

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Янгын куркынычсызлыгы буенча “Неопалимая купина” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

Бәйгедә 126 кеше катнашты, алар конкурска 139 эш тәкъдим иттеләр.
Конкурс өч яшь категориясендә: 7 яшькә кадәр, 8 яшьтән 13 яшькә кадәр балалар һәм 14 яшьтән 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында уздырылды.
Конкурсны ТР Әлки һәм Спас районнарында күзәтчелек һәм профилактика эше буенча районара бүлеге ярдәмендә район мәгариф бүлеге оештырды. Бәйге янгын шартларында һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, сәләтле балаларны ачыклауны максат итеп куйды.
“Рәсем сәнгате” номинациясендә үз яшь категорияләрендә Артем Семенов (“Колосок” балалар бакчасы), Диана Панфилова (1нче мәктәп) җиңүче дип табылды. Полянка һәм Өчкүл балалар бакчасыннан Ульяна Конантьева белән Дамир Амирян, Бураково мәктәбенең Әҗмәр филиалы һәм Урта Йорткүл мәктәбе укучылары Константин Бобков һәм Илһам Гәрәев призерлар исемлегенә керде;
“Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә Святослав Володин (Вожи балалар бакчасы) һәм санаторий интернат-мәктәп укучылары (коллектив эше) җиңеп чыкты. Дана Морозова һәм Данил Кузовкин (Красная Слобода һәм “Солнышко” бакчалары), Ольга Родионова, Дарья Степанова һәм Никита Смирнов (Полянка, Болгардагы санаторий һәм коррекция мәктәпләре) призер булдылар;
“Иҗатның техник төрләре” номинациясендә Милана Планина (“Колосок” балалар бакчасы) һәм Юлия Калисанова (Балалар сәнгать мәктәбе) җиңде. Полянка мәктәбе укучысы Иван Борисов, Балымер балалар бакчасыннан Полина Филюшина, Болгардагы 1нче мәктәп һәм Полянка укучылары Дарья Битунова белән Данила Мурзуков призер исемен алдылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырылды. Моннан тыш, конкурста катнашучыларның кайберләренә теманы үзенчәлекле ачып бирүләре һәм иҗади сәләтләре өчен Рәхмәт хатлары бирелде.
Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International