Әфган яралары мәңге төзәлми...

12 февраль 2019 ел., сишәмбе

Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы тау- кыялы Әфган җиреннән чыгып киткәнгә быел утыз ел була.

Советлар Союзы өчен әфган сугышы нәкъ шул вакытта тәмамланды. Тик кыялар арасында барган бәрелешләрдә катнашкан кичәге солдатларның йөрәгендәге яралар гына әле дә төзәлми. Әфганда хезмәт итүчеләр арасында безнең якташлар да шактый булды. Бүген шуларның берсе – Болгарда яшәүче Александр Битунов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Ольга Стрелова

Александрны армия хезмәтенә 1985 елда чакыралар. Башта Ерак Көнчыгыш округының Хабаровск шәһәрендәге чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Бер елдан соң хезмәттәшләре белән гомердә күрмәгән чит Әфган җиренә барып эләгермен дип, егетнең башына да килми ул чакта...

– Эсселеккә чыдап булмый, бөтен җирне тузан каплаган. Тирә-якта биек таулар. Һәм көйдереп ала торган кояш, – дип искә ала ул беренче тәэсирләрен.

Учебкада ике атна өйрәнү үткәннән соң, Александрны Кундуз провинциясенең Имам-Сахиб шәһәрендә урнашкан Пяндж чик буе отрядының 1нче мотоманевр төркеменә җибәрәләр. 

Чик буенда хәлләр бик киеренке була. Дошманнар даими рәвештә ут ачалар, солдатларны берәм-берәм дә, төркемләп тә юк итәргә тырышалар. Александр Викторовичның сүзләре буенча, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүче гап-гади егетләр көн саен диярлек чын батырлык үрнәкләре күрсәтә. Нинди хәлдә калсалар да, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар.
– Безгә дә аттылар, без дә аттык, – ди ул, – Корал җитәрлек булса, сиңа бернәрсә куркыныч түгел,  дип уйлау дөрес түгел икән ул... Тирә-якта ату тавышлары яңгырый башлагач, арыкта җыелган сыек пычракка сикерәсең... Шуңа карамастан, нигәдер курку хисе юк иде.

Хәрби операцияләрдән тыш, чик сакчылары башка частьләр һәм подразделениеләр белән бергә дошманнарга каршы бәрелешләрдә дә катнашалар. Часть урыннан- урынга еш күчеп тора – Кундуз, Пяндж, Артходжа, Талукан... Бу районнарда бәрелешләрнең төп тактикасы – засадалар оештыру, рейдлар үткәрү, аерым участокларны чолгап алып, дошманнардан чистарту. Барлык хәрби операцияләрнең планы разведкадан моджахедларның эре базалары турында алынган мәгълүматлар нигезендә төзелә. Александр Викторович исә өлкән разведчик булып хезмәт итә.
Ул хезмәт иткән Пяндж чик буе отряды наркотик матдәләрне китерүчеләр белән дә көрәш алып бара. Бу агуны китерә торган ун кәрванның кимендә тугызын юк итә идек, дип билгеләп үтә Александр Викторович.
 – Әфган җирендә күпне күрергә туры килде, – ди ул. – Шулай да иң мөһиме – бездә бер солдат да юкка һәлак булмады. Без балаларны, үзебезнең киләчәгебезне саклап кулга корал алдык...

Сугыш барганда, хәрби операцияләрнең уңышы күбесенчә солдатларның батырлыгына, тәҗрибәсенә бәйле була, еш кына түзеп булмаслык авырлыклар аша үтәргә туры килә. 1987 елда дошманнар Пяндж шәһәренә ата башлагач, Александр Викторович та яралана.

Әфган Республикасында интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен ул “Батырлык өчен” медаленә лаек була.

Сугышта күргән афәтләрдән соң тыныч тормышка күнегү, яңадан яши башлау психологик яктан бик кыен була.
 – Иң авыры – өйгә кайту, - дип искә ала ул. – Син инде бөтенләй башка кеше булгансың, тормышка карашың тамырдан үзгәргән, шуңа күрә якыннарың – сине, син аларны аңлый алмыйсың... Шушы сынау аша үтү аеруча катлаулы булды...

...Хәзер Әфган сугышы турында ниләр генә сөйләмәсеннәр, солдатларыбызның батыр хезмәт итеп, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәүләре һичшиксез. Еллар үткәч, күп нәрсә онытылыр. Сугышта алган яралар да төзәлеп, һава торышы үзгәрер алдыннан гына сыкрап торыр. Хәрби орденнарның ни өчен бирелүен кешеләр онытыр, солдатларның балалары үсеп җитәр. Шулай да бу сугыш илебез тарихына канлы хәрефләр белән мәңгегә язылып, солдатларның Ватанга тугрылык, намус үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования