Чаңгы юлына чыктылар олысы һәм кечесе...

2019 елның 10 феврале, якшәмбе

“Татарстан чаңгы юллары – 2019” кысаларында уздырылган ярышларда районның 470 кешесе катнашты.

Владимир КОРНИЛОВ

Болгарда чаңгы ярышлары, гадәттәгечә, табигатьнең иң матур урынында – Рабига күле буенда узды. Стартка кузгалган 200гә якын кеше арасында шәһәрдәге урта, Антоновка, Никольск, Танкеевка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, Болгардагы Ислам академиясе студентлары, район үзәк хастаханәсе, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы коллективлары вәкилләре, бер төркем ветераннар бар иде.
Спорт бәйрәменә җыелучыларны район башлыгы Камил Нугаев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җылы котладылар. Алар һәркемгә саулык, күңел күтәренкелеге, физкультура һәм спорт белән күбрәк шөгыльләнүләрен һәм, әлбәттә инде, ярышларда уңышларга ирешүләрен теләделәр.
Ярышларда катнашучылар 1, 2, 3, 4 һәм 5 километрлы арада көч сынашты. Көннең җылы һәм чалт аяз булуы да спортчыларның күңелен күтәрде, көч өстәгәндәй булды. Бу көнне берәү дә традицион бәйгедә катнашуына үкенмәгәндер, дип әйтергә тулы нигез бар. Ни өчен дигәндә, урман буендагы саф һава организм өчен бик файдалы, чаңгыга басып тәнне яздыру да сәламәтлекне ныгытуда әһәмиятле роль уйный.
Ярышлар тәмамлангач җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Аларга дипломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйгенең иң яшь һәм иң олы катнашучыларын – Лиза Елистратова, Вадим Смолин, Светлана Демина һәм Вакыйф Рәхимовны әле тагын истәлек кубоклары белән дә бүләкләделәр.
Үз яшь төркемнәрендә Олеся Коровушкина, Максим Шәрәфиев, София Ямщикова, Александр Чекалин, Анастасия Медведева, Дмитрий Медведев, Ангелина Ямщикова, Кирилл Калинкин, Александр Бедняжкин, Артем Главнов, Рөстәм Фәйзелгатов, Евгений Демьянов, Алсу Сабирова, Андрей Солдатов, Луса Әхмәдышева иң яхшылар дип табылдылар.
Чаңгы ярышлары авылларда да үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International