Юл йөрү кагыйдәләрен теләп өйрәнәләр

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең озайтылган көн группасы тәрбиячесе, тәҗрибәле педагог Галина Дербенева инде унбиш елдан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча актив эш алып бара.

Ирина Телицына, "Новая жизнь"

Балаларны юлларда үз-үзләрен тотарга, юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү катлаулы булса да, бик кирәкле эш. Шуңа күрә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары түгәрәге җитәкчесе Галина Георгиевна бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирә.

Ул үткәрә торган дәресләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, бу өлкәдә балаларның белемнәрен арттыру гына түгел, беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча күнекмәләр алу, юлда булган төрле хәлләрдә югалып калмаска өйрәтү дә максат итеп куела.

Татарстан Республикасы мәктәпләренең юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче укытучылары арасында уздырылган “Юл фәннәре мәктәбе” республика конкурсында беренче дипломга Галина Георгиевна 2003 елда ук лаек була. Конкурста катнашу өчен ул башлангыч класс укучылары өчен дәрес һәм класстан тыш чара уздырып, бу дәресләрдән өзекләрне җюри игътибарына тәкъдим итә. Хәзер инде укытучының һәм ул белем биргән укучыларның төрле чараларда алган дипломнар һәм грамоталар саны бермә-бер арткан. Алар арасында “Имин тәгәрмәч”, “Кайгыртучан әни”, “Юл иминлеге иле” һәм башка муниципаль, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә узган конкурслардан грамоталар да бар.

– Хәзерге вакытта юлларда хәрәкәт бик җанлы, транспорт чаралары саны да көннән-көн арта бара, шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә, аларның үтәлешен тикшереп торырга кирәк, – ди Галина Георгиевна. – Чөнки еш кына баланың сәламәтлеге генә түгел, гомере дә бу кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үзләштерүенә бәйле була...

Ел саен ул беренче сентябрь көнне үк беренче дәресне балалар белән өй-мәктәп-өй маршрутын төзүдән башлап җибәрә. Укучылар һәм әти-әниләрнең бу биремгә иҗади каравы аеруча сөендерә. Уку елы башында Галина Георгиевна түгәрәккә йөрүче балалар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә беренче класс укучылары өчен “Имин кичү – монда җәяүле хуҗа” акциясен уздыра. Балаларга портфельләргә беркетелә торган фликерлар (яктылык чагылдыручы элементлар) бүләк итәләр. Бераз соңрак, октябрьдән ноябрьгә кадәр, яктылык чагылдыручы беләзекләр 1 класстан алып 9 класска кадәр барлык укучыларга тапшырыла. Түгәрәккә йөрүчеләр тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүленең иминлеген тәэмин итүче бу беләзекләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуын даими рәвештә укучыларның исләренә төшереп торалар.

Тулаем алганда, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән дәресләр күбесенчә уен формасында, магнит карточкалар, пазллар, өстәл уеннары кулланып уздырыла. Җыелышларда исә әти-әниләрне дә юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыралар.

Юл кагыйдәләре буенча дәресләрне үткәрүдә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтә. Мәктәптә бу максаттан махсус бүлеп бирелгән кабинетта светофор макеты, юл билгеләре, яктылык чагылдыргыч ачык төстәге жилетлар бар. Галина Георгиевна үзенең дәресләрендә аларның барысын да файдаланырга, укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен мөмкин кадәр аңлаешлы итеп җиткерергә тырыша. Юлларда мәктәп яшендәге балалар белән аварияләр булмавы мәктәпләрдә бу эшнең яхшы оештырылуы, укытучының гына түгел, укучылар һәм ата-аналарның да юл кагыйдәләрен өйрәнеп, төгәл үтәү мәсьәләсенә җаваплы каравына дәлил булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International