Акчасын рулеткага оттырган...

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Район авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз йөз мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.
Акчасы банк картасында булган, хуҗабикә аны һәрвакыт үзе белән йөрткән. Беркөнне балансны тикшергәндә счетында бер тиен дә калмавы ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре тикшерә башлагач, картадагы акчаны зыян күрүченең балигъ булмаган улы туздыруы билгеле булган. Укучы малай интернет-казинода уйнаган, ә исәп-хисап ясау өчен әнисенең картасындагы акчаны файдаланган. Кыска гына вакыт эчендә ул зур суммада акча оттырган.
Бу уңайдан полиция хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын кисәтә: банк счетларының мәгълүматларын яшерен саклагыз. Картадагы мәгълүматлар турында ят кешеләргә, шулай ук балигъ булмаган балаларга берни белгертмәгез. Чөнки исәп-хисап счетыннан мошенниклык юлы белән урланган акчаларны хуҗаларына бик сирәк очракларда гына кире кайтарып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International