Ләйлә Фазлыева фикеренчә, бу - Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе.
Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәрендә 833 бала туган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
“Яңа ел ялларында республикабызда 833 бала туды. Бу – искиткеч Яңа ел атнасы, Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе” – диде ул.
Ләйлә Фазлыева беренче гыйнвардан алып сигезенче гыйнвар аралыгында Татарстанда 27 меңнән артык ашыгыч ярдәм күрсәтү очраклары теркәлгәнен дә әйтте.