Казаклар ансамбле – авыл халкына

9 гыйнвар 2019 ел., чәршәмбе

“Станица Спасская” казаклар халык ансамбле Никольск авылы тамашачылары алдында концерт куйды.
Популяр коллективның һәр җырын халык кайнар алкышлар белән озатты. Ансамбльнең башкаручылары Варвара Лисюк, Регина Лифантьева, Ольга Лобанова, Елена белән Николай Избрановлар, Наталья Трифонова һәм Виктор Савинов, Петр Бурмистров үзләренең иң матур җырларын җырладылар. Тамашчылар да тыныч кына утыра алмыйча, үзешчәннәргә кушылып биеделәр һәм әйлән-бәйлән әйләнделәр.
Концерт ахырында җирлек башлыгы Евгений Синицин авыл халкының күңелен күтәргән өчен үзешчән артистларга чын күңелдән рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования