Эшләделәр, бәйгеләрдә дә катнаштылар

2018 елның 9 ноябре, җомга

Ким укучылары “Веселая льдинка” бәйрәмендә катнаштылар.

Бу бәйрәм укучыларда шәхси иминлек кагыйдәләрен үтәүгә карата игътибарны көчәйтү максаты белән оештырылды.

Укучылар иң әүвәл бәйрәм үтәчәк Торф күле территориясен чүп-чардан чистарттылар. Аннары ОБЖ укытучысы Борис Андреянов бозда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, өлкән класс укучылары боз ярылып суга чумган кешеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеген күрсәттеләр. Шуннан соң тимераякта шуучыларга старт бирелде: өлкән төркемгә керүчеләр 100, кече төркемдәгеләр 60 метрлы дистанциядә ярыштылар. Сергей Бухлаев, Александра Пронягина, Иван Ануфриев һәм Виктория Сәлахова барысыннан да өлгеррәк булып чыктылар.
Бәйрәм күңелле уеннар һәм эстафета белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International