Көн саен рәхмәт әйтәләр

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Октябрь аенда Халыкара пешекче көне билгеләп үтелә. Галина Кириллина тормышының күп елларын җәмәгать туклануы системасында эшләүгә багышлаган. “Болгар” кафесында тәмле ризыклар пешерә ул.

Ирина Телицына

Мәктәпне тәмамлаган Галина Казан шәһәрендәге механика-технология техникумында укып, туган шәһәренә әйләнеп кайта. Технолог белгечлеге буенча эш таба алмагач, аны кулинария цехына өйрәнчек итеп җибәрәләр. Остазлары Надежда Павлова, Галина Ананьева һәм башкалар өйрәнчек кызга киңәшләрен биреп һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Беркадәр тәҗрибә туплагач, аңа өченче разряд пешекче исеме бирелә. Соңыннан бу белгечлек буенча ул шәһәрнең 1нче урта мәктәбендә эшли башлый.
Мәктәп ашханәсендә ул балаларга төрле тәмле күмәчләр, эремчек пәрәмәчләре пешерә. Хезмәттәшләренең зур тәҗрибәсенә таянып, эшен җиренә җиткереп башкарырга яраткан Галина Александровнаның тәмле  камыр ризыклары ашап туймаслык була. Мәктәптә эшләгән елларында остазы Лидия Грызунованы җылы хисләр белән искә ала ул. 
Туксанынчы еллар башында Галина Александровнага шәһәрдәге үзәк ашханәдә пешекче ярдәмчесе булып эшләргә тәкъдим итәләр. Аннан ул “Болгар” кафесына күчә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт итә. Тәмле ашлар пешерүдән тыш, табынга  куела торган яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне, ит ризыкларын турап, үзенә бер зәвык белән матур итеп табынга тезә.
– Ул минем уң кулым,  – ди кафеның өлкән пешекчесе Татьяна Ермишина Галина турында. – Аның үз эшенә җаваплы каравы, ярдәмчел, игелекле булуы да мөһим роль уйный...
 Ул үзен бу һөнәр серләренә өйрәткән хезмәттәшләренә дә бик рәхмәтле. Хәзер Галина Александровна үзе дә күпләргә үрнәк булырлык, осталык белән табынны бизи белүе, эшкә җаваплы каравы һәм башкаларга карата да таләпчән булуы белән аерылып тора.
Галина Александровна өйдә дә бөтен эшне үзе башкара. Ире вафат булгач, бөтен хуҗалык мәшәкатьләре аңа кала, утын яру, кисү кебек ир-атлар башкара торган эшләрне дә эшләргә туры килә аңа. Төзү инструментлары белән дә оста эш итә, үзе ишек алдына  бетон җәйгән, верандасын панель белән тышлаган. Моннан тыш,  бакчасында матур чәчәкләр, өендә гөлләр үстерә, тегү, чигү эшләрен дә оста башкара. Оныкларына күлмәк, мендәр тышлары һәм җәймәләрне дә үзе тегә. Боларның барысына да уңган хуҗабикә үз теләге белән өйрәнгән. Ә кичләрен  Галина Александровна кроссвордлар, сканвордлар чишәргә ярата. Хезмәт эшчәнлегенең  күп кырлы булуы аның тормышын тулыландыра һәм кызыклы итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International