Хәләл-кафе пешекчеләре чит ил журналистларына татлы әзерләргә өйрәтте

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Чит илләрдә популяр хәләл-кафе пешекчеләре мастер-класс үткәрде.

Чит илләрдә популяр “Азу” хәләл-кафе пешекчеләре Венера Едзгверидзе һәм Алия Фәссахова ашамлыкны әзерләп карарга теләк белдергән кызлар белән бергә татлы, ягъни каклы һәм кипкән җиләк-җимешле татар милли витаминлы десерт әзерләү мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класс бүген IT-паркта үтте.

“Татлы дигән десерт термик эшкәртү таләп итми, шул сәбәпле бүгенге мастер-класста без нәкъ менә шушы ризыкны әзерләп күрсәттек. Безгә монда плитәләр белән эшләү бик кыен булыр иде. Татлы – IT-паркта әзерләп күрсәтеп була торган иң оптималь ашамлык”, - диде “Азу” татар кухнясы кафесы шеф-пешекчесе Венера Едзгверидзе.

Пешекче сүзләренчә, “Азу” кафесы бар тикшерүләрне дә бик уңышлы үткән. “Казанда безнең 3 кафебыз бар, тиздән дүртенчесе ачылачак. Безнең кафе беренчеләрдән булып тикшерү комитетыннан бездә хәләл ризык һәм табигый продукт булу сәбәпле, әзерләргә һәм пешерергә рөхсәт алды. Тикшерү бик дәвамлы һәм таяныч булуга карамастан, без аны үттек”, - диде пешекче.

“Азу” кафесының шеф-пешекчесе сүзләренчә, әлеге хәләл-кафе чит ил кунаклары арасында бик популяр. “Германиядән, Кытайдан, Англиядән килгән кунаклар безнең ашамлыкларны мактап туялмыйлар. Һәм бу күренеш футбол буенча дөнья чемпионаты вакытына гына кагылмый. Безнең кафе чит илләрдә бик популяр. Чит ил кунаклары безгә үзләрендә дә нәкъ менә татар кухнясы булган кафебызны ачарга тәкъдим иттеләр”, - диде шеф-пешекче.

Венера Едзгверидзе сүзләренчә, гурманнар арасында иң популяр ризык ул, берсүзсез, чәкчәк. “Татар чәкчәген бар җирдә дә беләләр”, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International