Хезмәтне саклауга – аерым игътибар

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә хезмәтне саклау буенча айлык тәмамланды.

Мәгариф бүлеге белгече мәгълүматларына караганда, айлык барышында уку класслары, кабинет, мастерскойлар, спорт залларының тиешле таләпләргә ничек туры килүе, хезмәтне саклау почмаклары, эвакуация планнары һәм аптечкалар, кисәтү язулары, иминлек билгеләренең барлыгына аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, бинадагы запас чыгу юллары, янгын сүндерү җайланмалары да, электр чыбыклары, лампалардагы плафоннарның торышы да тикшерүчеләр игътибарыннан читтә калмады.

Белем бирү учреждениеләрендә эш төркемнәренең мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре белән узган киңәшмәсендә ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча чаралар планы расланды, моның өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Балаларга һәм укучыларга тематик линейкада, класс сәгатьләрендә аңлаешлы итеп хезмәтне саклауга кагылышлы тиешле мәгълүматлар җиткерелде. Әйтик, Бураково мәктәбенең 1–4 классларында, аның Вожидагы филиалында, Куралово, Көек, Әҗмәр мәктәпләрендә “Үз сәламәтлегеңне сакла” уен-викторина, спорт уеннарын үз эченә алган “Имин күңелле стартлар” чарасы шактый мавыктыргыч үтте. Ата-аналар һәм өлкән класс укучылары катнашында “Төрле предприятиеләрдә имин хезмәт шартлары” дип исемләнгән видеоэкскурсия әзерләнде. Иске Рәҗәп һәм Урта Йорткүл мәктәпләрендә кече яшьтәге укучылар өчен суда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча викторина оештырылды. Шәһәр мәктәпләрендә башлангыч класслар традиция буенча юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторинада катнаштылар. Болгардагы 1нче урта мәктәптә узган “Светофор” уены балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәт белүләрен күрсәтте. Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәресләр шулай ук Антоновка, Иж-Борискино мәктәпләрендә, санаторий мәктәп-интернатта үткәрелде. Районның күп мәктәпләрендә өлгерлек һәм тиз эш итүне таләп итә торган төрле көтелмәгән очраклар буенча семинар-практикумнар, компьютерда рәсем ясау конкурслары оештырылды.

Янгын чыгуларны кисәтүгә дә зур игътибар бирелде. Барлык  яшьтәге балалар белән “Ут – дус, ут – дошман”, “Утның тылсымлы көче” дигән чаралар үткәрелде. Укучылар янгын вакытында дөрес итеп эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр.  Шулай ук барлык белем бирү учреждениеләрендә янгыннан эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелде. Балалар иҗат йортында янгын сүндерү һәм шәхси саклану чаралары белән танышу максатында мәгълүмати сәгать оештырылды.  Айлыкта балалар бакчалары да актив катнашты. Мәсәлән, алар белән эшлекле уеннар, асфальтка рәсем ясау конкурслары, балаларның әти- әниләре белән әңгәмәләр, шимбә өмәләре үткәрелде. Чарада актив катнашкан балаларга Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International