“Болгар” отряды эзләнүләрдә катнашты

2018 елның 18 мае, җомга

Бу юлы эзтабарлар Алексеевск районының Войкино авыл җирлеге территориясендә эзләнүләрдә катнаштылар. Чираттагы хәтер вахтасы Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә багышланды.
Вахтада “Болгар”дан тыш “Разведка” (Казан), “Татнефтехим” (Түбән Кама), “Ялкын” (Лаеш), “Йолдыз”, “Юнармеец”, “Каскад” (Алексеевск) эзләнү отрядлары катнашты. Вахта 50гә якын кешене берләштерде. Алар барысы да диярлек мәктәп укучылары.
Казу эшләре Войкино авылының көнбатыш өлешендә, “Актай” елгасы тирәсендәге ике урында алып барылды. Өч көн дәвамында эзтабарлар Гражданнар сугышы чорында һәлак булган 21 кешенең калдыкларын эзләп таптылар.
Буш вакытта укучылар гитарада уйнап җырлар башкардылар, учак ягып ашарга пешерделәр, ветеран-эзтабарларның кызыклы вакыйгалар турында сөйләгәннәрен тыңлап утырдылар.
“Болгар” отряды составында вахтада Иван Мамонов, Данила Корольков, Алексей Подемиров, Алексей Игонин, ветераннар Александр Воронов, Виктор Савинов, Александр Никифоров, Сергей Горлеев, Борис Андреянов катнашты.
Эзтабарлар Войкино авылы революционерларын атып үтергән урында да булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International