2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада “Торак” федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла.
Бу вакыт эчендә 7 771 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләр алды. Федераль бюджеттан 1 миллиард 750 миллион сум акча бүленде, республиканыкыннан – 2 миллиард 415 миллион сум.