Юбилей белән котладылар

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Чәчәкле авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Зәйтүнә Сөләйманова  күптән түгел  үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Юбилярны котларга  районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Анатолий Некрасов, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева килгән иде.
 
Кунаклар Зәйтүнә апаны гомер бәйрәме белән  котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.
 
Үз гомерендә күп авырлыклар кичергән Зәйтүнә Сөләймановага  язмыш сынауларын лаеклы җиңеп чыгуы, тормышны яратуы, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, аңа сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International