День учителя.

4 октября 2017 г., среда

Мария Мошкова, Полянка урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы:

 

– Мин үзем балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Башкача булуы да мөмкин түгелдер, чөнки якыннарымның күпчелеге укытучы булып эшли. Мәсәлән, дәү әнием Евдокия Константиновна Левушкина гомере буе мәктәптә эшләде. Аның кызы, минем апам Ольга Владимировна да әнисе эшен дәвам итте. Әтием белән дәү әтием дә мәктәптә технология укытучысы булып эшләделәр. Ирем Евгений да мәктәптә укыта. Мин дә хәзер тормышымны кайчандыр үзем тәмамлаган мәктәбемнән башка күз алдына китерә алмыйм.

 

Сергей Шитов, сәламәтлекләре чикле балалар өчен Болгар мәктәп-интернатының тәрбия эше буенча директор урынбасары:

 

– Мин укытучы һөнәрен туган апамның үрнәге буенча сайладым. Мәктәптә дә, училищеда да, институтта да уку җиңел бирелде. Күпмедер вакыт мәктәптә укытканнан соң, башка эшкә күчеп карадым, шулай да яраткан һөнәрем барыбер үзенә тартып торды. Хәзер менә яңадан балалар арасында эшлим.

Барлык укытучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф телим.

 

Наталья Черняева, Аграмак төп мәктәбе филиалы җитәкчесе:

 

– Мин бу һөнәрне инде икенче класста укыганда ук сайлаган идем. Башкаларга белем бирү, нәрсәдер аңлату, дәфтәрләр тикшерү теләге шул чакта ук туды.

Аеруча класс тактасына ниләр дә булса язу кызыктыра иде, шуңа күрә теләсә нинди тигез урын күрсәм, акбур белән нәрсә дә булса язганымны хәтерлим.

Шунлыктан сигезенче классны тәмамлаганнан соң Тәтеш педучилищесына укырга керүем бер дә гаҗәп түгел. Соңрак инде Казан педагогия институтының филология факультетында югары белем дә алып чыктым. Рус теле һәм әдәбиятына мин әлегә кадәр чын күңелдән гашыйк. Яраткан фәннәрем буенча инде егерме елдан артык белем бирәм, моннан тыш, сигезенче ел инде укытучылар коллективы белән җитәкчелек итәм. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Минемчә, бу дөньяда иң изге һәм кирәкле һөнәр.

 

Сергей Кузьмин, Антоновка урта мәктәбенең математика укытучысы:

 

– Миңа укытучыларым бу һөнәрне сайларга киңәш бирделәр. Алар миндә лидерлык сәләте булуын, классташларымны оештыра алуымны күрми калмагандыр. Ә мондый сыйфатлар укытучы өчен бик кирәк. Тик башта армия хезмәтенә барырга туры килде, анда мин взвод командиры ярдәмчесе вазифасын башкардым. Хезмәт итеп кайткач, педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим.

 

Наталья Ашмарина, Өчкүл мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы:

 

– Мине кешелекле, үз эшен яраткан укытучылар укытты. Алар арасында Любовь Михайловна Шеронова, Лидия Васильевна Комягина, Татьяна Степановна Пермяшкина, Алсу Мансур кызы Лешева һәм башкалар бар. Тәҗрибәле остазларым миңа булачак һөнәремне сайлаганда да ярдәм итте.

 

Эшемне бик яратам, үзем укыткан икенче класс балалары, хезмәттәшләрем, мәктәпнең барлык укучылары белән очрашуны һәр көн түземсезлек белән көтеп алам. Эшен яраткан, аны теләк белән башкарган кеше генә бәхетле була.

 

Эльмира Сабирова, 2нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

 

– Миңа укытучы һөнәрен сайларга беренче остазым Татьяна Алексеевна Романчева этәргеч бирде. Ул әлегә кадәр минем өчен һәр яктан үрнәк булып кала. Аз сүзле, сабыр, изге күңелле, һәрвакыт итагатьле булып калучы укытучыбызны барыбыз да үз иттек. 

 

Моннан тыш, мин балаларны яратам, алар белән миңа беркайчан да күңелсез булмый. Казан университетын тәмамлаганнан соң туган мәктәбемә укытучы булып кайтуыма мин бик шатмын.

 

Надежда Глухова, Антоновка мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы:

 

– Безнең гаиләдә укытучы һөнәрен сайлаучылар шактый. Элек-электән укытучылар хөрмәтле һәм абруйлы кешеләр булып саналган, аеруча бу авыл җирендә нык сизелә. Шуңа күрә укытучы булуны мин зур җаваплылык, шул ук вакытта бәхет тә дип уйлыйм. 

 

Мәктәптә эшләвемә инде утыз елдан артып китте. Шушы вакыт эчендә күпме баланы укырга, кулына каләм алып, беренче хәрефләрен язарга, катлаулы һәм кызыклы белем дөньясына беренче ышанычлы адымнарын ясарга ярдәм иттем. Минем укучыларым арасында да укытучы һөнәрен сайлаучылар бар, ә бу остаз өчен икеләтә күңелле була.

Сегодня в районном доме культуры состоялось торжественное мероприятие, посвященное "Дню учителя".  Глава Спасского муниципального района Камиль Нугаев поздравил педагогов с профессиональным праздником, пожелал крепкого здоровля и успехов работе.  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International